Ал паруслар йөзсен!

2017 елның 1 июле, шимбә

30 нчы июньдә районның культура йортында районның 68 чыгарылыш укучыларының “Ал паруслар йөзсен!” дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе узды. Мондый бердәм бәйрәм әле бүген беренче тапкыр шундый масштабта уздырылды.

Укучыларны төрле номинацияләр буенча район башлыгы Марат Зиатдинов, ТР ның информатизация министры урынбасары Д.В.Вандюков котладылар һәм аларга укудагы аерым уңышлары өчен бүләкләр тапшырдылар.

Аерым мактуларга лаек укучылар арасында: ФазульяноваАлсу (МБОУ «Октябрьская СОШ), Рахимов Рим (лицей Иннополис), Токарева Лия  (МБОУ «Матюшинская СОШ»), Садеева Алина (МБОУ «Матюшинская СОШ»), Ярулина Ильмира (МБОУ «Верхнеуслонска гимназия»),  Михайлов Руслан (МБОУ «Верхнеуслонская СОШ») һәм Сапунов Егор (МБОУ «Верхнеуслонская гимназия» бар иде.

Ата-аналар исеменнән - Сапунова С.В., класс җитәкчеләре исеменнән – Тихонова Т.Н., директорлар исеменнән – Борисова И.В. чыгыш ясады.

Бәйрәм музыкаль бүләкләр белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International