Россия Чемпионатының бетәр көне алдыннан Татарстан җыелма командасы хатын-кызлар 2 медаленә һәм финал раундында 4 спортсменканың җиңүенә лаек булдылар.
Россия Чемпионы исеменә үз карьерасында беренче тапкыр Идел буе Академиясе студенты Алина Фазылҗанова иреште.
4 нче урынга Сабадан Зилә Батыршина, 6 нчы урынга Екатерина Комарова чыкты.
Иртәгә, 4 нче июльдә – Чемпионатның соңгы көне, микст һәм ирләр скитында медальләр уйналачак.