Соңгы вакытта ТР Росреестры идарәсенә җирләрнең чикләрен тиз арада билгеләү зарурмы дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Анда “межевание” үткәрмәсәң дә ярамыймы икән?
Россия законнары гомумән бу процедураны таләп итми, ул чакта күршеләр белән низаг килеп чыккан очракта хокукый документлар кул астында булмый. Шуңа күрә вакытында җирнең чикләрен билгеләп, тыныч яшәүгә ни җитә. Аның өчен кадастр инженерына меңевой план төзетергә кирәк була. Инженер турындагы мәгълүматлар Росреестр порталының “Электрон услугалар һәм сервислар” дигән бүлегендә урнашкан.