Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов җитәкчелегендә видеконференция рәвешендә утырыш булып узды.
Төп сораулар:
- Торак төзелеше һәм социаль объектлар төзелеше программаларының тормышка ашырылуы (балалар бакчалары, фельдшер-акушер пунктлары, амбулаторияләр, шифаханә, клуб, спорт мәйданчыклары); гражданнар тарафыннан өлешкә кереп инвестицияләр көтүче проблемалы торакларны төзеп бетерү сораулары;
- муниципалитетта чокырлы юллар ремонты эшләре;
- “Чиста елга ярлары” республика акциясендә катнашу.
Утырышта район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев, торак – коммуналь, төзелеш һәм архитектура бүлеге башлыгы Р. Монасыпов катнашты.
Шеланга авылы балалар бакчасын, “Радуга” балалар бакчасын, Бакча Сарай поселогы клубын төзү һәм ремонт эшләрен тизләтергә йөкләмәләр бирелде.