Мәхәббәтнең көче: изге Петр һәм Феврония

2017 елның 7 июле, җомга

6 нчы июльдә балалар китапханәсендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Аны Мәхәббәтнең көче: изге Петр һәм Феврония” дип атадылар.

Кем генә якты һәм матур сөю турында хыялланмый икән. Кем генә кайгыларны һәм шатлыкларны бергә урталай бүлеп гомер итәсе килми икән! Күргәзмәдә куелган князь Петр һәм крестьян кызы Феврониянең көчле мәхәббәтен сурәтләгән материаллар китап укучылар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч хәзинә.

Бу күргәзмәдә тагын мәхәббәткә багышланган бик күп материаллар урын алган.

Барыгызны да күргәзмәдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International