Зона супервизиясе

2017 елның 8 июле, шимбә

ТР да төзелгән социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргәкомплекслы һәм эффектлы ярдәм күрсәтү йөзеннән районның яшүсмерләр клубында зона супервизиясе уздырылды.

Аны районның “Өмет утравы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм ТР ның хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы ресурс Үзәге дәүләт учреждениесе белән бергә оештырды.

Супервизиянең төп максаты – халыкка ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләрнең профессиональ компетентлыгын күтәрү.

Бу чарада Апас, Буа, Кайбыч, Яшел Үзән, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан 23 кеше катнашты.

 Ата-аналар белән эшкә дә зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International