Бүген Октябрьский авыл җирлегендә культура йортының художество җитәкчесе Н.И.Бочкарева һәм китапханз мөдире Азизова Г.Р. гаилә көненә багышлап, “Минем гаиләм – минем шатлыгым” акциясе үткәрделәр.
Башта яшүсмерләр белән Феврония һәм Петр мәхәббәт тарихы турында әңгәмә уздырдылар, аннары яшь гаиләләрне йөреп, котлап чыктылар.
Ә узып баручылар барысы да сөю символы - ромашка букеты кабул итеп алдылар.
Һәр кешегә елмаю килешә икән! Бар кеше шат!