Югары Ослан районында яңа юллар кайда төзеләчәк?

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Районда һәм аның торак пунктларында юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Быел ел яңгырлы килү сәбәпле, юл төзүчеләр эшләрен һаман туктатып торырга мәҗбүр булды. Шулай булуга карамастан бик күп эшләр башкарылды.

Казан – Ульяновск – Кама Тамагы юлы һәм андагы күпер - республика юл фонды акчасына, Макыл авылының Үзәк урамы, район үзәгенең Печище тракты, Автодорожная, Дальняя һәм Новая урамнары, Коргузаның Үзәк урамы - муниципаль юл фонды акчаларына төзелә.

Шулай ук Шеланга, Сеитово, Киров поселокларында да юл төзелеше дәвам итә. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен яңа юл знаклары куела.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International