7 нче июльдә, Петр һәм Феврония Муромскийларның истәлеге көнендә, Коргуза авылында ярдәмгә мохтаҗ авыру С.Овчаровка хәйрия акциясе йөзеннән концерт оештырылды.
Бәйрәм башында килгән халыкка Гаилә, сөю, тугырылык бәйрәменең тарихы турында бәян ителде.
Бу көнне Гаилә сүзенең киң эчтәлеген, бу сүзгә барлык кеше бербөтен сыюын , авырлыклар килгәндә бер-береңә булышу зарурлыгын бик матур итеп аңлатып бирде алып баручылар.
Ахырдан барысы бергә “Ата-ана йорты – кайтып керергә өметле урын” дигән җырны башкардылар.
Сергей Овчаровка 4 500 сум акча һәм кирәк-ярак әйбер җыелды.