Бүген, 11 нче июльдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Килди авыл җирлеге халкын шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аңа 6 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар Заречная урамына газ кертү проблемасы, Килди авылына Интернет челтәре сузу, Федяево авылындагы күпергә щебень җәю, Харинода медпункт ачу, Уланово клубында ягулык трубаларын алыштыру.
Барлык сораулар буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.