ТР Президенты Р.Миннеханов чираттагы кабул итү көне уздырды.
Кабул итү видеоконференция режимында узды.
Бу очрашуда безнең районнан Сеитово авылының Третьяков Владиславтан да гариза бар иде. Ул, хатыны үлеп, 7 бала белән берүзе кала. Һәм Президентка җиңел машина сорап мөрәҗәгать итә.
Президент җавапсыз калмый: бу гаиләгә “Лада – Ларгус” автомобиле бирергә дигән карар кыла.