Без “Радуга” га кайттык!

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов 2 нче тапкыр ремонт кичергән “Радуга” балалар бакчасына килеп аны ачып җибәрде.

Ул ата-аналарга һәм хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, аларга яшь буынга яхшы шартлар тудыруда катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде һәм күпфункцияле кухня комбайны бүләк итте.

Аннан тыш бәйрәмдә ООО «СтройГрад» прорабы Сөләйманов Д.М. һәм мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Мусина Ф.И. катнашты. Ата-аалар исеменнән рәхмәт сүзләрен Мякишева Р.С. җиткерде.

Соңыннан концерт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International