Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова ТР яшьләр һәм спорт Министрлыгында узган Студентлар форумына багышланган утырышта катнашты.
Утырышта форумны оештыру комитеты билгеләнде.
Форумны Югары Ослан районының Гаврилково авылы янындагы территориядә 1 нче смена – 16-20 август, 2 нче смена - 22-27 нче август көннәрендә үткәрү планлаштырыла. Анда 3000 меңләп кеше , Татарстан җитәкчеләре, иҗтимагый һәм культура вәкилләре катнашачак.