Бу көннәрдә Ослан халкы Нептун бәйрәмен уздырды. Аны Яшьләр клубы оештырды.
Бу бәйрәмне балалар да, олылар да бик ярата. Алар барысы да төрле конкурсларда катнаштылар, су анасы белән бергә флеш-моб биеделәр.
Бәйрәмдә катнашучылар баллы призлар белән бүләкләнделәр.