Руль артында – исерек

2017 елның 19 июле, чәршәмбе


Июль башында руль артына исерек килеш утырган водительләр күбәеп китте.

Бу айның 16 көне эчендә 18 юл хәләкәте булган, 3 кеше үлгән, 26 кеше җәрәхәтләр алган.

Татарстан территориясе буенча патруль мотоцикллары юллардагы тәртип бозуларны тикшерәчәк.

Мондый тикшерү кичә Югары Ослан районында булды.

Шеланга авылында 2 кеше исерткеч эчемлек кулланганнан соң руль артына утырган. Аларга урында ук административ протокол төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International