Бүген “Казан” чаңгы шуу комплексында “Президент Академиясенең Җәйге Кампусы” исемле Халыкара яшьләр форумы тәмамланды.
Ул 9 нчы июльдә тантаналы рәвештә премьер – министр А.Песошин тарафыннан ачылган иде.
Анда быел ”Эшмәкәрлек. Идеядән – уңышка” дигән лозунг астында җыелдылар.
Татарстанда эшмәкәрлекне һәрвакыт күтәреп киләләр, аның үсешенә төрле яклап этәргеч ясыйлар. Алга китүче льготалы проектларга җиһазлар кайтарту белән бәйле лизинг программалары керә.
Бу юлы кампус эшендә 32 илдән кунаклар һәм 3,5 студентлар катнашты.
Программада ачык лекцияләр, тренинглар, проект сессияләре, мастер-класслар һәм вебинарлар бар иде.