Беренче булып бу акция Липецк өлкәсендә 2016 нчы елда үткәрелә. Ә хәзер инде ул бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелде. Аңа Кырым, Рязань, Воронеж, Омск, Киров, Белгород, Вологда, Псков, Самара, Тверь шәһәрләре китапханәләре кушылды.
Безнең районның Үзәк китапханәсе дә ачык һавада “Китапларның отпускасы юк!” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Китапханә хезмәткәрләре халыкка периодик басмаларга күзәтү ясадылар.