Аттракционнар паркы

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

19 нчы июльдә район культура йорты янында балалар өчен аттракционнар паркы оештырылды.

Балалар карусельдә әйләнде, батутларда сикерде, төрле аттракционнарда катнашты. Иң кечкенәләр күңелле паровозга утырып йөрде.

Һәр килгән кеше матур төстәге шарлар белән уйнады. Балаларга баллы ризыклар тәкъдим иттеләр.

Культура хезмәткәрләре үзләренең эшләренә бәя бирсен өчен анкета үткәрделәр.

Килгән халык ныклап күңел ачты. Барысы да кәнәгать булып таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International