Республика программалары – авыл хуҗалыгын торгызырга

2017 елның 25 июле, сишәмбе

 Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы обүъектларын ремонтлау һәм торгызуга берничә республика программасы каралган.

Аларның берсе – “Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау”.

Нәкъ менә шул программа нигезендә Рус Борнашы авылында Сулица елгасы аша ГТС ремонтлана башлады. Бу ремонт эшләре КФХ "Прокопьевой А. И" фермасына өзлексез юл ачачак. Ел саен язгы ташу вакытында бу юл га зарар килә торган иде, фермадагы 428 эре мөгезле терлекне тоту, ашату көннән-көн кыенлашкан.

Хәзер инде эшләр башкача әйбәт булыр дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International