Бүген Югары Ослан районында РФ Думасы депутаты Ирек Зиннуров халыкны шәхси сораулары белән кабул итте.
Бу чара вакытында депутатка Югары Ослан мәктәпләрендә “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” дигән партия проектының үтәлеше, районда чаңгы базасы булдыру, район үзәгендә бассейн төзү турында сораулар бирелде.
Ирек Хәйдәрович бу сорауларның барысын да “эшкә җикте”.