27 нче июльдә Казанда «JAZZ в Кремле» исемле халыкара фестивальнең тантаналы ачылышы булачак.
Ай буена публика алдында Франция, Гвинея, США, Италия һәм Россиянең күренекле джаз музыкасы виртуозлары чыгыш ясаячак.
Фестивальне гвинея группасы«Ба Сиссоко» («BA CISSOKO») М’Бади Куятэ (M’Bady Kouyaté) музыка коралында уйнап ачачак.
Бу чара беренче тапкыр Казан Кремленең пушка ишегалдында оештырыла.