25 нче июльдә Введенка Бистәсе авылында алтын юбилярлар Дания Исаповна һәм Ильяс Хазеевич Шагеевларны котлау тантанасы булды. Алар тормышы - барлык яшьләр өчен үрнәк. Бу гаиләдә үскән балалар һәм оныклар сөю һәм бер-береңә тугырылык дигән төшенчәләрне күреп тәрбияләнә.
Бу көнне бу парның исемнәре “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. ЗАГС җитәкчесе Н.Кадырова аларны котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.
Без дә барлык котлауларга кушылабыз!