Рөстәм Миннеханов күп балалы гаиләгә автомобиль бүләк итте

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Президент Рөстәм Миннеханов Сеитово авылында яшәүче күп балалы Третьяковлар  гаиләсенә Lada Largus автомобиле бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез бу гаилә авариядән соң әниләре үлгәннән соң 7 бала белән кала. Шуннан соң гаилә башлыгы видеоэлемтәдә Президентка үзенең теләген җиткерә. Президент кыска гына үзенең сүзен әйтә: “Автомобиль булачак”.

Аннан тыш “Казан әниләре” бу гаиләгә 96000 сум акча һәм уенчыклар китерәләр.

Третьяков үзен бөтен яклап булышкан халыкка зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International