2 нче августта «Дзержинец» сәламәтләндерү лагеренда “Шерлок Холмс эзләнүләр алып бара” дип исемләнгән коррупциягә каршы квест үткәрделәр.
Бу программаның җитәкчесе Алла Абросимова “Алырга – алмаска!” дигән коррупциягә каршы программаның инде 7 ел эшләп килүе турында һәм аны тормышка ашыручылар Президент һәм яшьләр һәм спорт Министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы “Яшьләрнең иҗади Академиясе” исемле иҗтимагый региональ оешма икәнен сөйләде.
Чарада катнашучылар: тугырылыкны эзләүче отрядлар төрле биремнәр үтәделәр.