Кичә беренче тапкыр Иннополиста авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде.
Шәһәрнең парк зонасында оештыручылар сәүдә павильоннары урнаштырдылар.
Анда катнашучылар арасында безнең һәм башка районнардан фермерлар һәм эшмәкәрләр бар иде.
Халыктан килгән заказлар арасында иң популярлары – йомырка, яшелчәләр, колбаса, кәҗә сөте һәм башка сөт продуктлары иде.
Иннополис шәһәрендә мондый ярминкә дәвам итәчәк.