Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә Юл куркынычсызлыгы турында комиссия утырышы булып узды.
Аның эшендә дәүләт инспекциясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, суд приставлары, шифаханә, мәгариф, газета хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар куелды:
- ОГИБДД контроль-надзор эшчәнлеге;
- Юл хәләкәтләре килеп чыкканда шифаханәнең реакциясе;
- Югары Ослан урамнарындагы юлларны норматив хәлгә китерү;
- Мәктәп автобусларының яңа уку елына хәзерлеге;
- Газета битләрендә юл куркынычсызлыгы темасын яктырту;
- ГИБДД тарафыннан административ штрафларының үтәлеше.
Комиссия тишле службаларга йөкләмәләр бирде.