“Бөек Болгар” фестиваленә бару

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-заповеднигында Халыкара урта гасырлар сугышы фестивале булачак.

Төрле мәйданчыкларда Алтын Урда, русь, Европада узган 14-15 нче гасыр традицияләре урын алган.

Районның иҗат коллективы “Иделкәй” ансамбле белән шул мәйданчык эшендә катнашачак.

Программада теләүчеләр төрле сугышлар барышын мастер-классларда карый алалар.

Моннан тыш программада TEUFELSTANZ фольклор группасы һәм театр булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International