Чәршәмбе көнне. 2 нче августта. РФ хәрби көчләре элитасы – десантниклар үзләренең профессионалҗ бәйрәмен билгеләп үтте.
Алар районга үткәннәрне искә төшерергә, үлгәннәрне искә алырга җыелдылар.
Тантаналы өлеше Геройлар Паркында башланды.
Анда зәңгәр беретлар да бар иде.
Быел ветераннар арасында яшҗләр дә күп.
Алар Афганистан, Чечня сугышларын узган коллегаларын күрергә хатыннары һәм балалары белән очрашуга килгән.
Ахыргы нокта Куралово авылында ачылган сугыштан кайтмаган аналар истәлегенә куелган истәлекле таш янында узды.
Бу көн бервакытта да исләреннән чыкмас аларның.