Июлҗ аенда район контроль-хисап Палатасы рәисе Л.Хөрмәтуллина Коргуза һәм Куралово авыл җирлекләрендә бюджетның максатчан кулланылышын тикшерде.
Тикшерү вакытында бухгалтер документларыннан күренгәнчә, муниципаль мөлкәтне дөрес кулланмау, төп чараларны учреждение балансына вакытында куймау, “Конкурентларның хокукларын бозу” дигән Федераль Законны бозу кебек тәртип бозулар ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде. Аларны тиз арада бетерергә кирәк булачак.