Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы Аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм аның урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
Анда киләсе ягулык сезоны, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына хәзерләү, ата-ана түләве буенча бурычлар, авыл җирлекләре генераль планына үзгәрешләр кертү, төзү объектлары графигын төгәл үтәү сораулары каралды.