Кичә районның балалар китапханәсендә Физкультурниклар көненә багышланган әдәби эстафета булып узды.
Россиядә физкультурниклар көне августның 2 нче шимбәсендә билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм совет чорының 20-30 нчы елларында “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән лозунг астында килеп керде.
Чарада катнашкан балалар үзләренең тәннәренә сихәт, җаннарына рәхәт алып кайтып китте.