Җәйге профиль лагерь сменасы

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

“Дуслык” җәйге сәламәтләндерү лагеренда сәләтле балалар өчен укыту – тренировка җыены үткәрелде.
Анда англо – америка лингвистикасы сменасында Югары Ослан гимназиясеннән Милованова Евгения катнашты.
Смена барышында югары уку йортлары укытучыларының лекцияләре һәм республикакүләм олимпиадаларга әзерләнү тренинглары уздырылды.
Евгения бик канатланып һәм көч җыеп, күп дуслар табып кайтты. Инглиз теленнән киләсе елда җиңү яулар дип өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International