Август аенда русларның 3 Спас бәйрәме бар.
Аларның беренчесе – “судагы Спас” – 14 нче августта, икенчесе – “Калкулыкта Спас” – 19 нчы августта, өченчесе – киндердә Спас” – 29 нчы августта.
Беренче кошлар җылы якка китә, розалар чәчәкләрен коя, һава торышы үзгәрә...
Беренче Спас вакыты бал аерып алу көне белән бәйләнгән: барлык авыру кешеләргә бал таратканнар.
Икенче Спас көнне кешеләр тау башыннан җиләк-җимеш җыеп чиркәүгә алып барганнар, шуннан соң гына алмаларны ашарга яраган.
Өченче Спас чикләвек өлгергән вакытка тулы килгән.