Хөрмәтле спортсменнар һәм тренерлар, спорт яратучылар!
Сезне физкультурниклар көне белән котлыйм!
Спорт кешеләргә көч, позитив кәеф бирә, ул характерны чыныктыра, яшьләрдә сәламәт тормыш рәвеше тәрбияли.
Кайберәүләрнең тормыш рәвешенә әверелә.
Ә кайберәүләр аны профессия итеп сайлый.
Бу профессия күпләргә зур җиңүләр алып килә.
Барлык спортсменнарга нык сәламәтлек һәм югары биеклекләр, ә спорт яратучыларга актив булып калуларын телим.