12 нче августта Бакча Сарай авлы янында җир казу эшләре алып барганда 10 см тирәнлектә снарядка охшаган предмет табылды.
Шул урынга тиз арада экстренный хезмәт, Казаннан оператив идарәдән саперлар килеп җитте.
Табылган предметның гражданнар сугышы вакытыннан калган артеллерия снарядының бер өлеше икәнлеге ачыкланды.
Аны утилизациягә озаттылар.