Югары Ослан паломниклары Мәккәгә хаҗ тотарга юнәлде.
Китәр алдыннан Гали хәзрәт Зиганшин белән әңгәмә булды.
Ул:
- Безнең группа “Эконом” программасы буенча 1 айга бара. Беребезнең путевкасы - Президенттан бүләк. Казаннан – Мәскәүгә, аннан – Дубайга, аннан – автобуста Мәккәгә китәбез. Юлга чыкканчы паломниклар хаҗ обрядларын өйрәткән курслар үттеләр.
Сәяхәт вакытында да уку туктап тормый.
Юлчылар Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннарда булачаклар.