ТР хөкүмәте “Березка” балалар бакчасына ремонтка акча бүлеп бирде

2017 елның 13 августы, якшәмбе

“Березка” балалар бакчасына капиталь ремонт ясаганга берничә ел үтеп китте.

Ул чагында ремонтны тулаем ясарга акча җитеп бетмәде.

Быел җитәкчеләр тырышлыгы белән республика бюджетыннан эшләнеп бетмәгән җирләрне төзекләндерү өчен өстәмә акча бүленеп бирелде.

Подрядчиклар бүгенге көндә бордюрланы ясы, җир кайтара, асфальт җәя һ.б. вак эшләр белән шөгыльләнә.

Алга таба янгыннан саклау баскычы да алыштырылачак, видеокамера куелачак, сантехника алыштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International