Кичә Килди авылында авыл көнен билгеләп үттеләр.
Авылның карты яше генә түгел, тирә-як авыллардан да кунаклар үзәк мәйданга җыелды.
Бу бәйрәм программасы бал спассына багышланып төзелгән иде.
Кечкенә авылның да Туган як, Ватан икәнен азсызыклый торган сүзләр белән башлап китте үз сүзләрен программаны алып баручы Анна Зинонова һәм Дмитрий Сальнов.
Якташларын бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин да килгән иде.
Ул хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы В.Бурдин да бик күп номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр өләте.
Бәйрәм бик күңелле узды.
Ахырдан барысы да авыл продукциясе һәм быелгы бал белән чәй эчтеләр.