Бүген Мөслимдә республика педагогларының август киңәшмәсе булып узды.
Аның темасы - “ТР мәгариф системасында этнокультура компоненты”.
Безнең районнан аның эшендә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, мәгариф бүлеге башлыгы Л.Абрамова, аның урынбасары Ф.Ахметова катнашты.
Анда узган уку елы нәтиҗәләре һәм алдагы уку елына планнар һәм максатлар куелды.