Коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурс

2017 елның 15 августы, сишәмбе

14 нче августта ТР ның экономика Министрлыгында Татарстан бюджетыннан социаль әһәмияте булган коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү конкурсы үткәрелә.

Ул 2 юнәлештә тормышка ашырыла:

-    Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру (социаль инфраструктура, шәһәрләрне төзекләндерү, культура мирасын куллану, сәламәт тормыш рәвеше шартларын булдыру, халыкка экологик тәрбия бирү);

-    Гражданлык һәм сәяси культураны үстерү (иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны күтәрү, яшьләрдә тарихи мирас базасында патриотик тәрбия алып бару, гаилә институтын баету).

-    Документлар кәгазьдә яисә электрон рәвештә 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресына җибәрелә.

Контакт өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85

Контактлар: Гафурова Айслу Маратовна, Лукашина Марина Николаевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International