Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 нче августка орлыклы культуралар 2590 га җирдән урып алынган һәм суктырылган. Бу планның әле 13% ын гына тәшкил итә.
Район кырларында 3 комбайн эшли, параллель рәвештә ООО «АПК «Заволжье» һәм АО «ВЗП» 2018 нче елның кышкы уҗымнарын да чәчә башлаганнар. Анда барлыгы 516 га (148 га - арыш, 368 га – бодай) чәчелгән.