“Россия Федерациясене геодезия, картография турындагы законнарына үзгәрешләр кертү” турындагы 30.12.2015 тә чыккан N 431-ФЗ законы нигезендә геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензия аша уздырганда яңа форма документлар кабул ителде.
14 нче августтан лицензия реестрына яңа төр документларга гариза язарга була. Андый төп документларга:
- Дәүләт топогафик карталарын һәм планнарын яңарту;
- Дәүләт чикләрен үзгәртү;
- Җир параметрларын билгеләү;
- Геодезик станцияләр төзү керә.
Бу эшчәнлекне ТР Росреестры идарәсе башкара.
Андый яңа төр документларның үрнәге Rosreestr.tatarstan.ru сайтының "Картография" бүлегендә бар.