Быел Югары Ослан районы балаларына беренче тапкыр җәйге ял лагерьларында татарча аралашу чарасы тудырылды. Бу 2 мәктәп кысаларындагы лагерьларга 100 дән артык бала йөрде. Вахит авылындагы бердәнбер татар мәктәбендә “Салават къпере” дигщн лагерьга 25 бала белән үз укытучылары гына түгел, ә Арча педагогик училиәесыннан студент кызлар һәм мәктәпнең алдынгы укучылары да эшләде.
Ә Югары Ослан урта мәктәбендә “Кояшкай” 90 кешелек сменасында эшләргә бик креатив укытучылар алынды. Анда “Бер алманы бишкә бүләек” дигән спектаклҗ хәзерләделәр һәм ата-аналарга тәкүдим иттеләр.
Ял итү программасында уеннар, җырлар, татар биюләре, төрле сәяхәтләр, кинофилҗмнар – барысы да татар телендә барды. Мондый көчләмичә генә баланы тел өйрәнүгә тарту алга таба аралашу өчен бик зур мөмкинлекләр бирә.
Г.И.Давлетшина, методист по национальному образованию