2019-2019 нчы елларга “Авыллардагы культура йортлары” федераль партия проекты тормышка ашырыла.
Ул Федераль Дәүләт Думасына сайлаучылар наказларын үтәү механизмына әверелде.
17 нче августта Бахча – Сарайда яңа культура йорты ачылу тантанасы булды.
Анда район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Саетзянович Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Марат Идиятуллин, иҗтимагый фикер лидерлары Р.Шәрәфиева һәм Ш.Җәләлетдинов катнашты.
Район башлыгы бу төзелешне ТР Президентыннан депутатлар заказы буенча бүләк дип атады.
Клубның яңа җитәкчесе итеп Асия Файзуллова билгеләнде.
Бик матур концерт булды.