В.А.Токанинага – 90 яшь!

2017 елның 18 августы, җомга

18 нче августта тыл батыры В.А.Токанинага 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, ветераннар советы члены Ф.Хикмәтуллиннар килде.

Кемерово якларыннан чыккан бу кыз сугыш вакытында Амур портында эшли.

1955 нче елда ире белән Югары Осланга күчеп килеп, Ключище кирпеч заводында кранчы булып эшли.

Аннары инвалид булып калып, пенсиягә чыга. Бик күп медальләре бар.

Хәзерге көндә 4 баласы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Бу көнне ул РФ Президенты В.Путинның истәлекле открыткасын һәм бүләкләр кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International