17 нче августта Югары Осланда студентлар форумы башланды.
Бу форум үзенә Татарстан, Адыгея, Архангельск, Астрахань, Будапешт, Екатеринбург, Майкоп, Махачкала, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Оренбург, Пермь, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Ульяновск, Уфа, Ханты-Мансийск, Челябинск шәһәрләреннән 1,5 мең студент җыйды.
Тантаналы ачылышта ТР Мәгариф министрлыгы Идарәсеннән Анна Сидоренко, СПО РТ мәгариф учреждениеләре директорлары Советы рәисе Анфиса Залялова, студентлар лигасы Президенты Элькин Искандеров та бар иде.
Форумның иң төп бурычы – студентларның үз үсешенең перспективаларын булдыру.
Форум 2 сменада уза: 17 – 20 һәм 22 – 26 нчы август көннәре.
Аларның темалары: “Студентлар үзидарәсе” һәм “Студент яьләрнең карьера траекториясе”.