Югары Осланда Республика көнен ничек билгеләп үтәләр?

2017 елның 18 августы, җомга

30 нчы август – гомуммилләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне.

Аны инде 21 нче августтан бирле бәйрәм итәләр.

Туган якны өйрәнү музее 21 – 29 нчы авуст көннәрендә “Татарстан символлары” дип аталган музей дәресләре циклы үткәрәчәк.

Моннан тыш музейда “Үткәнәр һәм киләчәк” дип аталган тарихи квест та булачак.

Ә район китапханәләрендә бу дата турында китап күргәзмәләре оештырыла.

Район мәгариф учаклары да бу датадан читтә калмаячак: “Минем республикам – минем туган йортым” дигән чара, балалар Сабантуе һәм ирләр арасында футбол ярышлары үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International