Яр буе Моркваш авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген, 18 августта Яр буе Моркваш авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Совет утырышында  Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетзянович катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елның  беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләре һәм 2017 елның  беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше,  икенче яртыеллыкка эш планнары.
    
Яр буе Моркваш авыл җирлеге бюджетның керем өлешен  ел саен үз  керемнәре һәм дотацияләр тәшкил итә.
    
Яр буе Моркваш авыл җирлеге бюджеты үзгәрешләр һәм өстәмәләрне исәпкә алып, 5 миллион 234 мең 100 сум күләмендә расланды, шуларның:
- 5085,1 мең сум - үз керемнәре – 97,2 %

- 149 мең сум - дотация.

Авыл җирлегенен бюджетынын керем өлеше 2 миллион 146 мең 575 сум   күләмендә үтәлгән, үтәлеше буенча  41,0 % тәшкил итә.
    
Бюджетның чыгым өлеше үзгәрешләр һәм өстәмә ассигнованиеләрне исәпкә алып 6 млн. 705 мең 470 сум күләмендә расланды, чыгымнарнын үтәлкеше - 72, 3 %

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International