18 нче августта башкарма комитет бинасында Түбән Осланда депутатларының чираттагы җыены булып узды.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Сергеевич Тимиряев катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Айдар Шайдуллин депутатлар алдында авыл җирлегенең 2 нче кварталда тоткан бюджеты нәтиҗәләре турында сөйләде.
Көн кадагында шулай ук авыл территориясен төзекләндерү һәм Республика көнен билгеләп үтү турындагы сораулар күтәрелде.