Узган җомгада картлар йорты янында өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен кечкенә Сабантуй булып узды.
Аның алып баручылары Миннегөл Шәйдуллина һәм Илнур Сөнгатуллин, оештыручы Тәнзилә Васильева, Александр Федотов, Виталий Афанасьев булды.
Җырлар, биюләр, күкәй тотып чабулар, канат тарту, чүлмәк вату уеннары тәмамлангач, тәмле итеп чәй эчтеләр.
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр барысын да шаккатырып һәм сокландырып бөтен уеннарда актив катнаштылар.